Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген Бүздәк – Чакмагыш – Дүртөйле автоюлының 69нчы чакрымында 38 яшьлек “Киа Спортейдж” автомобиле водителе каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм 37 яшьлек ир идарә иткән “Лада Гранта» автомобиле белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, “Лада Гранта” шоферы ашыгыч ярдәм килгәнче җан биргән, икенчесе дәваханәгә озатылган.
Юлларда бу көннәрдә аеруча сак булыгыз!
Фото: bashinform.ru