Кичә көндез Стәрлетамакта дүрт өлкән кеше һәм тугыз бала мунча комплексында ял иткән. Бассейнда коенганнан соң алар хәлсезләнүләрен тойган һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хәл хлор парлары белән агулану нәҗиҗәсе дип табылган.
Балигъ булмаган ял итүчеләрнең берсе дәваханәгә озатылган, калганнарын табиблар амбулатор дәвалану өчен өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
Вакыйга урынына Стәрлетамак прокуроры вазыйфаларын башкаручы Андрей Лебедь килгән. Тикшерү башланган.
Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре Стәрлетамак мунча комплексында су һәм һава пробалары үткәргән. Тикшеренүләр хлор һәм хлороформның рөхсәт ителә торган нормаларыннан артып китүен күрсәткән.
Комплекс бассейннары эшчәнлеген вакытлыча тыйганнар. Материалларны судка тапшыру өчен әзерлиләр. Вәзгыятьне "Роспотребнадзор" идарәсендә контрольдә тоталар.
Фото: "Башинформ"