-18 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 март , 21:12

Абитуриентларның 75 проценты вузга укырга керә алачак

Сүз бюджет урыннары турында бара.

Абитуриентларның 75 проценты вузга укырга керә алачак
Абитуриентларның 75 проценты вузга укырга керә алачак

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә 2026 елгы кабул итү кампаниясенең бурычлары һәм республика вузларының җәлеп итүчәнлеген арттыру турында фикер алыштылар.

- Төбәкнең югары уку йортлары абитуриентларны кабул итәргә әзер. Без унберенче сыйныф укучыларының кимендә 75 проценты бюджет урыннарына укырга керергә мөмкин, дип ышанып әйтә алабыз, – дип хәбәр итте республиканың Фән һәм югары белем буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина.

Быел республикада 11нче сыйныфны 16,5 меңнән артык егет һәм кыз тәмамлый. Шул ук вакытта Башкортстанның югары уку йортларында урта һөнәри һәм югары белем, шулай ук аспирантура һәм ординатура программалары буенча бюджет урыннарының гомум күләме 17 меңнән артык урынны тәшкил итә. Бу күрсәткеч, былтыргы белән чагыштырганда, 3,2 процентка арткан.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас