+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
10 март , 16:16

МАХ мессенджерын кулланучылар арта

МАХ мессенджерында 100 миллионынчы кулланучы теркәлгән, дип хәбәр итә MАХ матбугат хезмәте.

МАХ мессенджерын кулланучылар артаМАХ мессенджерын кулланучылар арта
МАХ мессенджерын кулланучылар арта

Дәүләт мессенджерыннан файдаланучылар көн саен 1 миллиардтан артык хәбәр җибәрә һәм көненә 28 миллион шалтырату ясый.

МАХның көндәлек аудиториясе 70 миллион кулланучыга җиткән. Мессенджерны эшләтеп җибәргәннән бирле 62 миллиард хәбәр җибәрелгән, 3 миллиардтан артык шалтырату башкарылган, 470 миллион видеотүгәрәк яздырылган һәм җибәрелгән. Төркемле чатлар саны 25,5 миллионга кадәр арткан.

Авторлар, блогерлар, кулланучылар һәм компанияләр MAXта 2,2 миллион гавәми һәм хосусый канал булдырган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас