-9 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 март , 11:10

+26 градуска кадәр җылытачак...

Кайчаннан?

+26 градуска кадәр җылытачак...
+26 градуска кадәр җылытачак...
«Фобос» үзәге мәгълүматлары буенча, пәнҗешәмбедән, 12 марттан, республикада кискен плюс температурага күчү көтелә. 24 мартка кадәрге чорда температура көндез дә, төнлә дә 0дән +3 градуска кадәр тирбәләчәк. Әмма көтелмәгән үзгәрешләр дә фаразлана.

25 мартта салкыннар көтелә: төнлә температура -12,-15 градуска кадәр төшәргә мөмкин, ә көндез -3 градуска кадәр салкын булачак. Бу салкыннар өч көн, 27 мартка кадәр дәвам итәчәк һәм бу язда соңгы салкын күтәрелеш булачак.

Шуннан соң яз тулысынча үз хокукларына керәчәк һәм актив җылыну башланачак. Март ахырына температура +10 градуска кадәр күтәреләчәк. Апрельдә төнге кыраулар булырга мөмкин, әмма көндез җылы – +8дән +16 градуска кадәр. Ә 22 апрельгә безне җәйге эсселек сөендерәчәк, көндез температура +26 градуска җитәчәк.

Фото: yantiyak.ru
Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас