Илебездә үткән елда 308 теракт факты ачыкланган һәм аларга чик куелган, дип хәбәр итте Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) директоры Александр Бортников.
ФСБ директоры отчетыннан:
* Террорчыларның 79 ячейкасы тар-мар ителгән, 2,5 меңнән артык бандит һәм аларның ярдәмчеләре тоткарланган;
* Киев һәм аның чит ил кураторлары тарафыннан планлаштырылган террорчылык операцияләре катлаулырак булган;
* Төньяк Кавказда 2006 елдан бирле 2,5 меңнән артык яхшы коралланган террорчы юк ителгән;
* Югары власть вәкилләрен үтерергә һәм күпфатирлы торак йортларны шартлатырга маташуга чик куелган.