+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 март , 13:50

Кораллы Көчләр резервында хезмәт итү турында нәрсә белергә кирәк?

Республика районнарының хәрби комиссариатлары гражданнарны мобилизацион кешеләр резервында булу турында контракт төзергә чакыра, анда акчалата тәэмин ителеш, даими эш урынын һәм хезмәт хакын саклап калу каралган.

Кораллы Көчләр резервында хезмәт итү турында нәрсә белергә кирәк?
Кораллы Көчләр резервында хезмәт итү турында нәрсә белергә кирәк?
Оборона министрлыгында аңлатуларынча, резервта булу хәрби вазыйфага билгеләнүне күздә тота; хәрби звание бирү; хәрби, махсус җыеннар (күнекмә дәресләре) төп эш урыныннан аерылмыйча узуны күздә тота.

Контракт 3 яисә 5 елга төзелә.

1. Айлык һәм бер мәртәбә бирелә торган түләүләр (яңа контракт төзегәндә түләнә):

а) 3 елга контракт төзегәндә офицерлар - 5 833 сумнан 7 316 сумга кадәр, сержантлар - 3 758 сумнан 5 043 сумга кадәр, солдатлар 2 967 сумнан 3 460 сумга;

б) 5 елга контракт төзегәндә офицерлар – 8 749 сумнан 10 974 сумга кадәр, сержантлар – 5 637 сумнан 7 564 сумга кадәр, солдатлар 4 450 сумнан 5 190 сумга кадәр алачак;

в) офицерлар өчен айлык түләүләр (резервта булган өчен) - 5 833 сумнан 7 316 сумга кадәр, сержантлар өчен - 3 758 сумнан 5 043 сумга кадәр, солдатлар өчен 2 967 сумнан 3 460 сумга кадәр;

г) офицерлар өчен айлык түләүләр (җыеннарда катнашкан өчен) - 48 609 сумнан 60 967 сумга кадәр, сержантлар өчен - 31 314 сумнан 40 022 сумга кадәр, солдатлар өчен 24 720 сумнан 28 839 сумга кадәр тәшкил итәчәк;

д) резервта өзлексез булган өчен айлык окладка процент өстәлә: 3 елдан 5 елга кадәр – 10; 5 елдан 10 елга кадәр – 20; 10 елдан 15 елга кадәр – 30; 15 елдан 20 елга кадәр – 40; 40 һәм аннан да күбрәк – 50 процент.

е) өстәмә түләүләр - район коэффициенты (уңайсыз климатлы регионнарда).

2. Социаль гарантияләр һәм ташламалар:

хәрби, махсус җыеннарга (күнекмә дәресләренә) җәлеп итү чорына эш урыны һәм уртача хезмәт хакы саклана. Резервчылар хәрби хезмәт һәм бурычларын үтәү урынында өч тапкыр түләүсез туклануга, шулай ук резервта булуның бөтен чорына түләүсез кием-салым белән тәэмин ителүгә, түләүсез тикшерелүгә, дәвалануга, җыен вакытында дарулар белән тәэмин ителүгә хокуклы. Аларга, шулай ук, хәрби хезмәт вазыйфаларын башкарганда федераль бюджет акчалары исәбенә тормыш һәм сәламәтлекне мәҗбүри дәүләт иминиятләштерүе, җыеннар уздырыла торган урынга түләүсез бару һәм кире кайту каралган.

3. Кандидатларга таләпләр:

а) яше буенча: прапорщиклар, сержантлар, солдатлар – 52 яшькә кадәр; кече офицерлар – 57 яшькә кадәр; өлкән офицерлар – 62 яшькә кадәр;

б) сәламәтлеге буенча: хәрби хезмәткә яраклы (А категориясе), аз гына чикләүләр белән хәрби хезмәткә яраклы (Б категориясе) һәм хәрби хезмәткә яраклы (В категориясе);

г) һөнәри психологик сайлап алу нәтиҗәләре буенча: сайланган конкрет белгечлек өчен яраклылыкның беренче, икенче яки өченче категориясен алырга кирәк;

д) төп гомуми белемнән (9 сыйныфтан) түбән булмаган белем алырга кирәк.

5. Резервка керүгә биш адым:

а) яшәү (теркәлү) урыны буенча хәрби комиссариатка резервка керү турында гариза бирергә;

б) документларның минималь комплектын җыярга һәм тапшырырга;

в) сайлау чараларын яшәү урыны буенча хәрби комиссариат аша узарга;

г) хәрби часть-формалаштыручыда аттестация комиссиясен узарга;

д) резервта булу турында контракт төзергә.

е) Җыеннар үткәрү.

Уку җыеннары 15 көн дәвам итә, ярты елга бер тапкыр (елга – 30 көн) уза. Хәрби округ гаскәрләре командующие карары буенча срок 30 тәүлеккә кадәр озайтылырга мөмкин, шул ук вакытта өйрәнү җыеннарына резервчыларны җәлеп итүнең гомум вакыты ел дәвамында ике айдан артмаска тиеш.

Махсус җыеннар тормышны тәэмин итү объектларын саклауны күздә тота. Смена дәвамлылыгы - 2 ай, шуның 15 көне – хәрби полигоннарда әзерлек, 45 көне - предприятие һәм заводларны турыдан-туры саклау. Резервист ел дәвамында җибәрелергә мөмкин булган махсус җыеннарның гомум дәвамлылыгы 6 айдан артмаска тиеш.

Килеп туган барлык мәсьәләләр буенча яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас