+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 март , 06:38

Курсташларын җирләп кайтып килгәннәр

Биш кешенең гомере өзелгән юл һәлакәтенең нечкәлекләре билгеле булды.

Курсташларын җирләп кайтып килгәннәр
Курсташларын җирләп кайтып килгәннәр

Фаҗига 9 мартта Бөре — Тастүбә — Сатка трассасының 72нче чакрымында булган иде. "Lada Priora" һәм "Hyundai Solaris"  бәрелешендә биш кеше һәлак булган.

"Lada Priora" Мишкә агросәнәгать колледжының 22 яшьлек студенты Вадим М., 18 яшьлек студент Радмила К. һәм аларның 43 яшьлек укытучысы Лиана А. урында һәлак булган. Тагын ике пассажир авыр хәлдә: берсе комада, икенчесе аңында. Аларны Уфага күчерергә әзерлиләр. Икенче машинада 48 яшьлек Виктор С. һәм аның 66 яшьлек бабасы Петр П. - Артакүл авылы кешеләре һәлак була. Викторның биш балигъ булмаган баласы калган.

Студентлар һәм аларның укытучылары Ургуш авылына элеккеге курсташын күмәргә барган икән. Кире кайтканда «Приора» йөртүчесе алдагы машинаны узарга була һәм каршы як полосага очып чыга.

Вадимны танышлары «акыллы һәм эшчән егет» ди, ул кузов ремонты белән шөгыльләнгән. Радмила ятим, чыгарылыш сыйныф укучысы булган, быел беренче курс студентларына теләкләре белән чыгыш ясаган. Лиана Константиновна — булачак пешекчеләр һәм кондитерлар остазы, студентларны чемпионатларга әзерләгән. Аның тугызынчы сыйныфта укыган улы калган.

Калганнарга сабырлык бирсен...

Фото: "Моя Уфа"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас