

Хезмәт ветераны Миңнегөл Шабановага 99 яшь тулды. Самара өлкәсендә туып-үскән кыз сугыш елларында физика, математика һәм урыс теле укытучысы булып эшләгән һәм мәгариф системасына 45 ел багышлаган. Ул биш бала үстергән, бүген 12 оныгын һәм 14 турунын тәрбияләргә булыша.
Благовар районында туган Фәһимә Габбасова 98 яшен билгеләп үтте. Сугыш елларында ул авыл хуҗалыгында хезмәт итә һәм фронт өчен җылы әйберләр бәйли, соңрак Уфага күченеп килә һәм гомер буе диярлек сәнәгать комбинатында тегүче булып эшли. Ул өч бала үстергән, бүген алты оныгы һәм биш туруны бар.