+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 март , 21:59

20 килограмм ит урлаган...

Әмма аның урлаган ите дә юкка чыккан.

20 килограмм ит урлаган...
20 килограмм ит урлаган...
Башкортстанда яшәүче 20 килограмм ит урлаган, ләкин аның хәзинәсе юкка чыккан…

Архангель районында 51 яшьлек урындагы кеше төнлә биксез ишек аша чит йортка кергән. Хуҗасы өйдә булмаган, ә верандада 18 килограмм сыер ите яткан. Ир кеше табышны эләктереп чыгып киткән.

Иртән хуҗасы ит түшкәсе югалуын күргән һәм полиция чакырткан. Зыян суммасы - 15 мең сумнан артык. Шикләнелүчене бик тиз тапканнар: ул хөкем ителгән кеше булган. Итне көрткә яшергәнен, соңрак сатарга ниятләгәнен сөйләгән.

Әмма бизнес-план уңышсызлыкка очрый. Яшерен урынны урам этләре табып алган - бөтен итне диярлек ашап бетергәннәр.
Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас