Республикада талпаннарның активлык сезоны апрельдә, плюс температурасы урнашу белән башланачак. Пик гадәттәгечә май-июнь айларына туры киләчәк. Ел саен талпан тешләгәннән соң ярдәм сорап 10 меңнән 12 меңгә кадәр кеше мөрәҗәгать итә.
Узган ел талпан энцефалитының 14 очрагы һәм боррелиозның 24 очрагы теркәлгән. Ешрак Аскын, Белорет, Караидел, Дуван, Благовещен һәм Уфа районнарында, шулай ук Сибай, Салават һәм Стәрлетамакта авырыйлар.
Роспотребнадзорда иң яхшы саклану чарасы — прививка булуын искә төшерәләр.