Русиялеләргә чит илгә чыгу өчен салым түләргә тәкъдим иттеләр.
Русия туриндустрия берлеге башлыгы Илья Уманский чит илгә барган һәр туристтан бердәм гарантия фондына зур булмаган взнос кертү идеясе белән чыгыш ясады.
Аның сүзләренчә, бу акчалар чит илдә катлаулы вәзгыятьтә калган русиялеләргә — мәсәлән, рейсларны гамәлдән чыгару яки башка проблемалар аркасында тоткарланганнарга ярдәмгә китәчәк.
Фото: Башинформ.