-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 март , 14:14

Түбәдән - кар, кардан түбә ишелгән

Калтасы районының Краснохолм авылында күп кар яву аркасында күпфатирлы йортның түбәсе өлешчә җимерелгән, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Түбәдән - кар, кардан түбә ишелгән
Түбәдән - кар, кардан түбә ишелгән

Гадәттән тыш хәл бүген иртә таңнан булган. Кар күп җыелганлыктан, түбә конструкциясе түзә алмаган - Фрунзе урамындагы ике катлы, 16 фатирлы торак йортның шифер түбәсе өлешчә җимерелгән.

Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Барлык 28 кеше, шуларның сигезе — балалар, фатирларыннан үзләре чыгып китә алган.

"Җимерелү 150 квадрат метр мәйданда булган. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли. Анда яшәүчеләр дә үз фатирларында", - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Район прокуратурасы әлеге факт буенча тикшерү уздыра.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас