+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 март , 11:55

Мәктәп укучылары эшкуарлыкка юл яра

Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусында "Мәктәп эскәмиясеннән - эшкуарлыкка" республика юбилей мәгариф проектына йомгак ясалды. Быел проектта катнашучы 75 кешенең 12се финалга чыкты һәм җиңүче булды.

Мәктәп укучылары эшкуарлыкка юл яра
Мәктәп укучылары эшкуарлыкка юл яра

Башлангыч Башкортстан Республикасы Әшкуарлык һәм туризм министрлыгы, Башкортстан Республикасының Кече һәм урта эшкапрлыкны үстерү агентлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

– Бу искиткеч программа инде унынчы ел рәттән укучыларга үзләренең бизнес-потенциалын ачарга ярдәм итә. Алла Кузьминага һәм аның командасына яшь талантларга ярдәм итүгә керткән өлешләре өчен зур рәхмәт белдерәм! Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйм һәм киләчәктә һәркемгә зур уңышлар телим! - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина.

Фото: pravitelstvo.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас