-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 март , 18:11

Журналистлар белемнәрен камилләштерде

Уфада башкорт һәм татар телләрендәге киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен практик семинар узды.

Журналистлар белемнәрен камилләштерде
Журналистлар белемнәрен камилләштерде
Матбугат һәм киңеүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов чараны журналистларның даими һөнәри үсешенең мөһимлеге турындагы сүзләр белән ачып җибәрде: «Безнең өстенлегебез — укучыларны сыйфатлы материаллар белән тәэмин итү, шуңа күрә даими укыту һәр редакциянең уңышлы эшләвенә нигез булып тора».

"Е7Е-media" студиясенә нигез салучы Батыр Галимов семинарда катнашучыларга нейрочелтәрләрнең көндәлек эш процессларын автоматлаштырырга һәм иҗатка күбрәк вакыт бирергә ничек ярдәм итүе турында сөйләде.

Дизайнер Роман Осокин гәзит һәм журналлар битләрен ничек дөрес бизәргә икәнен аңлатты. Ул төп полосада акцентларны дөрес урнаштыру мөһим, дип сөйләде һәм материалның визуаль җәлеп итүчәнлеге өчен пространство («һава») калдыру алымнарын тәкъдим итте.

«Башкортстан Республикасы» нәшрият йортының мәгълүмати-техник бүлеге башлыгы Азамат Абдрәфыйков катнашучыларга топ-эзләү системаларына эләгергә ярдәм итәчәк исемнәрне һәм атамаларны ничек дөрес язарга кирәклеге турында сөйләде.

«Башкортостан», «Йәшлек», «Акбузат» , «Туган як», «Тулпар», «Кызыл таң», «Өмет» басмалары вәкилләре хезмәттәшләренә социаль челтәрләр аша үз тәҗрибәләрен күрсәтте һәм башкорт һәм татар телләрендәге атналыкларны чыгару үзенчәлекләре белән уртаклашты.


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас