"Башгидрометүзәк" синоптиклары алдагы көннәргә һава торышы турында үз фаразларын белдерде.
Метеорологлар хәбәр иткәнчә, 19 мартта явым-төшем көтелми. Темрература төнлә -2, -7, урыны белән -12 градус, көндез +2,+7, таулы районнарда +12 градус булуы көтелә.
Юлларның аерым участокларында төнлә һәм иртән бозлавык булуы ихтимал. Шул уңайдан водительләргә аеруча сак булырга кирәк.
Шуны да билгеләргә кирәк: мондый һава торышы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Башинформ