Бу - югары уку йортының традицион чарасы, ул танылган фольклорчы, галим, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, университетның мактаулы профессоры Әхмәт Сөләймановка багышланды.
Күренекле җәмәгать эшлеклесе, фольклористика өлкәсендә талантлы галим Әхмәт Сөләймановның исеме Русиядә дә, чит илләрдә дә билгеле. Ул - 400дән артык фәнни һәм фәнни-методик хезмәт авторы, «Башкорт халык иҗаты» җыентыгының 14 томын төзүче, «Урал батыр» эпосының урыс, инглиз һәм француз телләрендә басылган яңа басмасын төзүче. Әхмәт Мөхәммәтвәли улы башкорт фольклорын гына түгел, барлык төрки халыкларның фольклорын саклау, пропагандалау һәм үстерү буенча зур эш алып барды, Русиянең фәнни учреждениеләре белән актив хезмәттәшлек итте.
Әхмәт Сөләйманов озак вакытлар Башкортстан педагогия университетында эшләде, бик күп талантлы студентлар, фән кандидатлары һәм докторлары әзерләде, аның исеме белән башкорт филологиясе факультетында аудитория аталган.
«Сөләйманов көннәре» н башкорт фольклоры фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе Розалия Солтангәрәева ачып җибәрде.
"Безнең университетта ул якты эз калдырды. Университет Башкортстанда «Урал-батыр» эпосы көннәрен үткәрү башлангычы белән чыкты һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән бу истәлекле дата булдырылды. Башкорт фольклоры үзәгенең бу датаны оештыруга керткән өлешен аерым билгеләп үтәсем килә", - диде вуз ректоры Салават Сәгыйтов.