Тимур – Кушнаренкода туып-үскән. Мәктәптән соң ул биредәге авыл хуҗалыгы техникумында белем алырга карар кыла. Башка төркемдәшләре кебек, ул да агроном һөнәрен үзләштереп, иген үстерер, тыныч тормыш белән гомер итәр, дип фаразлый якыннары. Әмма Тимур яшьтән үк ашкынулы йөрәге, стандарт булмаган фикерләве белән аерылып тора. Техникумның беренче курсын тәмамлаганнан соң, ул, җәйге каникуллар белән ләззәтләнәсе урында, җитди карарга килә – армиягә хезмәт итәргә китә. “Йөрәгем шулай куша”, дип аңлата ул бу гамәлен.
– Армиядә хезмәт итүем, чынлап та, минем өчен зур мәктәп булды, арытаба бу чор тормышымда мөһим роль уйнады, – ди ул бүген дә.
Яхшы солдат була ул, әти-әнисенә командирларыннан килгән рәхмәт хатлары – моның ачык дәлиле. Хәрби хезмәттән кайткач, Тимур укуын дәвам итә һәм техникумны уңышлы тәмамлый.
Тимур Валерий улы үзенең беренче хәрби контрактына кул куеп, Чечен Республикасына хезмәт командировкасына китә. Анда террорчылыкка каршы операция шартларында ул зур сугышчан тәҗрибә туплый. Исән-имин туган якларга кайткач, егет авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт сала. Тик менә күңеле канәгатьлек тапмый, шуңа күрә дә ул һөнәрен үзгәртә һәм янгын сүндерүче булып эшли башлый. Махсус хәрби операция башлангач, әлбәттә, Тимур Акчурин читтә кала алмый. 2023 елда ул яңадан хәрби контрактка кул куя һәм фронтка китә. Аның яу кырындагы тәҗрибәсе һәм салкын канлылык саклавы артиллериядә бик кирәкле булып чыга. Тимур сугыш юлын наводчик булып башлый, арытаба, зур оештыру сәләтен, хәрби осталыгын, батырлыгын күреп, аны командир итеп тәгаенлиләр. Ул иң катлаулы участокларда дошман белән көрәшә, берничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә. Хәрби хезмәте вакытында Тимур өч авыр контузия ала. Аның каһарманлыгы һәм кыюлыгы югары дәүләт бүләкләре белән билгеләнә. Ул “Чечня сугышы ветераны”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләренә, “Законлылыкны ныгытудагы зур өлеше өчен” билгесенә лаек булган. Моннан тыш, Тимур Валерий улы “Башкортстан Геройлары” программасы финалчысы. Әлеге программа кысаларында ул, махсус хәрби операция ветераны буларак, Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә белем ала.
Тимур Акчурин фронттан кайткач, ял итеп тә тормый, җиң сызганып эшкә тотына. Үзенең энергиясен һәм оештыру сәләтен тыныч тормышка юнәлтә, әмма егетнең төп максаты үзгәрми – ул бүген дә кешеләргә хезмәт итә, аларны афәтләрдән саклый. Махсус хәрби операция ветераны Кушнаренко районында коткаручылар отрядын җитәкли. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Кушнаренко районына эш сәфәре вакытында Тимур белән танышканнан соң, мондый ватанпәрвәр кешеләр республикабызга бик кирәк, дип билгеләде.
Тимур махсус хәрби операция ветераннарының район оешмасы белән дә идарә итә, алгы сызыкта булганнар белән әйләнеп кайтканнар арасында бәйләүче чылбыр булып тора, гуманитар йөкләр җыеп, фронтка озатуга зур өлеш кертә. Якташларының ышанычы аны депутатлар корпусына алып килә – хәзер ул район Советында халык мәнфәгатьләрен яклый. Хезмәттәшләре һәм райондашлары аның турында ачык, кыю һәм гаять җаваплы егет диләр. Ул мәктәпләрдә еш була, балаларга Туган илне ярату һәм саклауның никадәр мөһим икәнлеге турында сөйли, ә үсеп килүче буын өчен Тимур Акчурин – ниндидер абстракт герой түгел, ә катлаулы сынаулар аша үтеп, чын кеше булып калуның тере үрнәге.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кушнаренко районы.
Рәсемдә: Тимур Акчурин.
Автор фотосы.