+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 март , 13:44

Экология акциясендә без - беренче!

Башкортстан «БумБатл» Бөтенрусия акциясенең алтынчы сезоны нәтиҗәләре буенча «Эре төбәкләр» категориясендә беренче урынны алды.

Экология акциясендә без - беренче!
Экология акциясендә без - беренче!

Моннан тыш, республика, 875,7 тонна макулатура җыеп, бөтен Русиядә абсолют лидерга әверелде. Уңыш турында Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов сөйләде.

"Бу уңыш - без "Экологик иминлек“ гомумдәүләт проекты кысаларында республикада алып барган системалы экологик эшнең закончалыклы нәтиҗәсе. Без федераль проектларда югары нәтиҗәләр күрсәтәбез, һәм "Бумбатл"да җиңү — төбәк халкының әлеге эшчәнлеккә җәлеп ителүенең иң яхшы дәлиле. Республиканың гомум копилкасына үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт", - диде Нияз Фазылов.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас