Бүген, 24 мартта, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача. Көндез температура +7, +12° булачак.
Чәршәмбе, 25 мартта, төнлә урыны белән җепшек кар, көндез кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача. Төнлә термометр баганалары +1, -4°, төньякта -9°, көндез +5, +10°.
Пәнҗешәмбе көнне, 26 мартта, шулай ук төнлә бераз кар һәм яңгыр ява, көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача. Төнлә термометр баганалары +1, -4°, төньякта -9°ка кадәр төшәчәк, көндез +8, +13°.
