"Гисметео" синоптиклары якын көннәрдә Башкортстанда һава торышының җентекле фаразын бастырды. Төбәк халкын сизелерлек җылыну көтә - инде пәнҗешәмбедән, 26 марттан һава җылына башлаячак.
26 мартта көндез термометр баганалары +13 градуска кадәр күтәреләчәк. Иң югары җылылык 28 март - шимбәгә туры киләчәк: бу көнне +19 градус кадәр булуы көтелә. Шуннан соң температура бераз түбәнәячәк, ләкин җитди явым-төшем фаразланмый.
"Гисметео" сервисы мәгълүматлары буенча, атна ахырында Башкортстанда һава торышы корылык һәм кояш белән сөендерәчәк. Төнге күрсәткечләр +3, + 5 градус диапазонында торачак.
Фото: Зианчуровские Зори