

Өмәләр - борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезнең берсе. Бүген дә аның гамәлдән чыкмавы куанычлы. Хөкүмәттә узган киңәшмәләрнең берсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров апрельдә узачак экологик акцияләр турында искәртте. Шуларның берсе - шимбә өмәләре. Алар традицион рәвештә яз көне оештырыла.
Шуны да өстәп әйтергә кирәк: өмәләр, шулай ук «Хәтер бакчасы» һәм «Яшел Башкортстан» чаралары Радий Хәбиров республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы булганда ук гамәлгә кертелде һәм ел саен уздырыла. Өстәвенә, 2020 ел “Эстетика елы” дип игълан ителде. Ул елда республикада март-октябрь айларында төзекләндерү эшләре башкарылды; шимбә өмәләре, урам-йорт конкурслары, “Чисталык көннәре” һәм башка чаралар оештырылды.
— Без ел саен үзебезгә беркетелгән территориядә өмә ясыйбыз. "Күмәк эшкә кул түзми", дигән борынгылар. Әлбәттә, эшләр күмәк һәм күңелле уза, күмәк эш бердәмлекне ныгыта. “Кызыл таң” коллективы өмәләргә һәрвакыт беренчеләрдән булып кушыла. Журналистлар, кулларына көрәк, тырма һәм себерке алып, Матбугат йорты тирәсендәге территорияне тәртипкә китерә. Мондый чараларны оештыруда, әлбәттә, Хөкүмәтнең, бигрәк тә республика Башлыгы Радий Хәбировның роле зур, — ди баш мөхәррир урынбасары Рәфис Сәяхов.
Ә апрельдән (апрель-май айларында) Башкортстанда "Хәтер бакчасы" акциясе башланачак. Акциянең төп максаты - сугыш вакыйгалары һәм анда катнашучылар турындагы истәлекне мәңгеләштерү, халыкның, иҗтимагый, волонтерлык һәм ирекле оешмаларның гражданлык активлыгын туплау. Агач утыртуда теләге булган һәркем катнаша ала. Агач утырту датасы, вакыты, урыннары турында мәгълүмат онлайн-картада «Хәтер бакчасы» акциясенең рәсми сайтында урнаштырылган.
Узган елда “Хәтер бакчасы” проекты кысаларында Башкортстанда гомум мәйданы 470 гектарда 1,8 миллион төп агач һәм үсенте утыртылды. Әлеге чарада катнашкан башкортстанлылар саны 157 меңнән артты.
“Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында тармак хезмәткәрләре алдында амбициоз бурычлар куела. Алда әйтеп үтүемчә, ябык тамыр системасы шартларында елына 1,2 миллион данәгә кадәр яшь үсенте үстерү куәтле заманча теплица комплексын төзү, гомумән, яшеллек мохитенә яңа сулыш бирәчәк. Шулай ук, кимендә 13 мең гектарда урманнарны тергезү буенча билгеләнгән чаралар кысаларында колачлы эшләр планлаштырыла.
Апрельдән икенче мөһим акция - "Яшел Башкортстан" акциясе дә старт алачак. Узган елда 36 меңнән артык кеше катнашкан. Тематик чаралар йомгаклары буенча барлыгы 82 аллея, 5,6 мең төп эре агач һәм 70 меңнән артык үсенте утыртылды. Муниципалитетларда шулай ук компенсацион яшелләндерү үткәрелгән. Быел көз 840 төп агач һәм 6,3 меңнән артык куак алмаштырылган.