+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 март , 05:05

Бала урам мәчесе тешләгәннән соң үлгән

2025 елда тугыз яшьлек малай йортсыз мәче белән уйнады. Хайван аны тешләгән һәм тырнаган. Ата-анасы табибларга соң мөрәҗәгать иткән, артык күп вакыт узган - баланы коткарып кала алмаганнар, дип хәбәр итә табиб-эпидемиолог Надежда Байметова.

Бала урам мәчесе тешләгәннән соң үлгәнБала урам мәчесе тешләгәннән соң үлгән
Бала урам мәчесе тешләгәннән соң үлгән

Узган ел хайваннар тешләве яки төкерек белән контакт аркасында барлыгы 11 меңнән артык мөрәҗәгать теркәлгән. Бу алдагы еллардагы уртача күрсәткечләрдән 27 процентка югарырак. Ешрак мәче һәм этләр, сирәгрәк кыргый җәнлекләр тешләгән.

“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе башлыгы Анна Казак халыкны ел саен йорт хайваннарына котырудан прививка ясатырга чакырды. Һәм искәрткәнчә, тешләгәннән яки тырналганнан соң медицина ярдәме кичекмәстән кирәк. Тоткарлану гомернең торуына китерергә мөмкин.

Фото: bashinform.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас