+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 Марта , 05:15

Җәяүлене бәрдергән водитель кулга алынды

Суд Шакшада җәяүлене бәрдергән һәм кыйнаган "Шкода" водителен кулга алды. Ир-егеткә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Җәяүлене бәрдергән водитель кулга алындыҖәяүлене бәрдергән водитель кулга алынды
Җәяүлене бәрдергән водитель кулга алынды
Уфаның Калинин район суды гомумкуркыныч ысул белән сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерүдә гаепләнүче 38 яшьлек ир-егет сак астына алды. Тикшерү версиясе буенча, 25 мартта ул руль артында исерек хәлдә җәяүлене юри бәрдергән, ә аннары аны кыйнаган. Күп санлы сынулар һәм җәрәхәтләр белән зыян күрүче дәваханәгә озатыла.

Гаепләнүче 26 майга кадәр сак астында калачак. Карар үз көченә кермәде.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас