

Очрашуга махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары да килде. Чара җылы һәм ихлас мохиттә узды: катнашучылар тәҗрибә уртаклашты, кичерешләре белән бүлеште һәм бер-берсенә терәк булды.
Дагстан Республикасы Хатын-кызлар берлеге рәисе Хасайбат Вәлиева кунакларны сәламләп, мондый очрашуларның аеруча катлаулы вакытта төбәкләр арасындагы бәйләнешләрне ныгытуда мөһим булуын билгеләп үтте.
Шулай ук «Җиде кыз» вәкилләре III «Безнең заман геройлары» конференциясендә катнашты. Чара Дагстан Республикасы Башлыгы Сергей Меликов башлангычы белән оештырылды. Секцияләрдә социаль яклау, медицина, мәгариф һәм башка актуаль юнәлешләр каралды.
Очрашу кысаларында делегация Сергей Меликов белән дә аралашты. Әңгәмә вакытында аның әтисе — полковник Алим Меликов истәлеге турында сүз булды. Кунаклар Башкортстанда да аның истәлеге саклануын, Уфада аның исемен йөртүче урам булуын билгеләде.