+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
1 Апреля , 09:20

Балалар товарлары җитештерүчеләрне бәйгегә чакырабыз!

Башкортстанның Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы республика җитештерүчеләрен Федерация Советы, Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы ярдәмендә балачак инфраструктурасының «Алтын аю баласы» милли премиясендә катнашырга чакыралар.

Балалар товарлары җитештерүчеләрне бәйгегә чакырабыз!Балалар товарлары җитештерүчеләрне бәйгегә чакырабыз!
Балалар товарлары җитештерүчеләрне бәйгегә чакырабыз!

- Балалар өчен товарлар җитештерүчеләр һәм хезмәтләр күрсәтүчеләр өчен булдырылган "Алтын аю баласы" премиясе киң мөмкинлекләр ача. Бу дәрәҗәле бүләк кенә түгел, ә сыйфатлы һәм хәвефсез продукцияне алга сөрү, иң яхшы практикалар белән алмашу һәм кулланучыларның ышанычын ныгыту өчен нәтиҗәле мәйданчык та.

Премиядә катнашу компанияләргә үзләрен федераль дәрәҗәдә күрсәтергә, экспертларның һөнәри бәясен алырга һәм үз продукциясенең көндәшлеккә сәләтлелеген арттырырга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас