– Көндәшле, демократик сайлаулар – эшкә сәләтле көчле власть формалаштыруның мәҗбүри, алыштыргысыз, конституцион коралы. Бу һәрвакыт мөһим, моны даими кабатлыйм, безнең өчен хәзер, әлеге шартларда, бу икеләтә, өчләтә мөһим. Бу – кешеләрнең дәүләткә ышанычының, үз иле белән идарә итү процессында һәм власть органнарын формалаштыруда турыдан-туры катнашуының, димәк, бу властька ышанычның, сәяси тотрыклылыкның, суверен үсешнең дәвамлылыгының нигезе, – диде Владимир Путин. – Агымдагы елда сезнең алда бик тә җаваплы бурычлар тора. Күпсанлы төбәк һәм урындагы кампанияләрдән тыш, тугызынчы чакырылыш Дәүләт думасына сайлаулар узачак. Депутатлар корпусы нинди булуын, фракцияләр ничек формалашуын, әлбәттә, фәкать Русия халкы хәл итәчәк. Бу институтларга ышаныч шул исәптән сезнең эш сыйфатына да бәйле булачак. Шул ук вакытта тагын бер кат ассызыклыйм: беркемнең дә, бернинди тышкы көчләрнең дә бөтенхалык ихтыяр белдерүенең барышына, бигрәк тә нәтиҗәләренә йогынты ясау өчен бернинди шансы да булырга тиеш түгел. Сайлауларны җәмгыятьне тотрыксызландыру өчен кулланырга маташуның теләсә нинди омтылышларына чик куячакбыз.
Хокук саклау органнары алдына тиешле бурычлар куелган инде. Владимир Путин иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты, сайлау комиссияләренә Эчке эшләр министрлыгы, “Росгвардия” һәм профильле башка ведомстволар белән даими хезмәттәшлек итү кирәклеге турында әйтте.
Донбасста һәм Новороссиядә, илнең чик буе төбәкләрендә сайлаулар уздыруның махсус хәрби операция вакытында тупланган уникаль тәҗрибәсенә таянырга кирәклеге турында белдерде.
Үз чиратында Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова билгеләп үтүенчә, Русиянең сайлау системасы махсус хәрби операция вакытында тотрыклы, ышанычлы һәм имин эшли.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.