Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, 2 апрельгә каршы төндә нефть эшкәртү заводларына якынлашканда берничә дрон бәреп төшерелгән, берсенең ватыклары сәнәгать зонасына төшкән. Тагын бер дрон Гафури урамындагы торак йортка эләккән, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
"Җавап катгый булачак. БПЛА җибәрелгән барлык мәйданчыклар безнең армия тарафыннан теркәлә. Дроннар тупланган урыннарга һәм карар кабул итү үзәкләренә һөҗүмнәр шуларга җавап булачак", - диде Липовой.
Генерал әйтүенчә, "барлык дроннарны очру Русия Кораллы Көчләренең һава киңлеген контрольдә тотучы радиолокация бүлекчәләре тарафыннан күзәтелә. Арытаба очып китү урыннары теркәлә һәм алар буенча шундук җавап һөҗүмнәре башкарыла, бу старт расчетларын һәм идарә пунктларын юк итү өчен эшләнә", - дип ассызыклады хәрби.
Шул уңайдан 2 апрельгә каршы төндә Украинаның Черкасск, Днепропетровск, Одесса, Николаевск һәм Харьков өлкәләрендә шартлаулар булды.