+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 апрель , 19:25

Уфада галимнәр белән очрашу узачак

«Вызов» фәнни-мәдәни элемтәләрне үстерү фонды фәнни гастрольләрнең яңа сезонын тәкъдим итә.

Уфада галимнәр белән очрашу узачак
Уфада галимнәр белән очрашу узачак

Ил буенча турга галимнәр, булачак технологияләр өлкәсендә «ВЫЗОВ» милли премиясе лауреатлары китә.
 
Проектның максаты - фәнни алга китешләр турында сөйләү һәм галимнәрнең безнең заман геройлары булуын күрсәтү. Гадәттә гастрольләргә музыкантлар, театр һәм кино йолдызлары йөри. Ләкин фәнни ачышлар ясаучылар һәм миллионнарча кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртүчеләр алардан ким булмаган игътибарга һәм танылуга лаек.
 
2026 елда проектның географиясе киңәйде, апрель һәм май айларында галимнәр Русиянең 8 шәһәрендә лекцияләр укыячак: Тула, Казан, Уфа, Пермь, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Новосибирск һәм Томск. 
 
Беренче тапкыр Фәнни гастрольләр Башкортстан башкаласында узачак.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас