+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 апрель , 19:20

Вузара студентлар кампусы төзелеше ел ахырына тәмамланачак

Уфада Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусы бинасы 10-15 километр ераклыктан күренеп торачак.

Вузара студентлар кампусы төзелеше ел ахырына  тәмамланачак
Вузара студентлар кампусы төзелеше ел ахырына тәмамланачак

Төзүчеләр бер үк вакытта объектның икенче чиратындагы җиде манараны төзи, ә аларның иң зурысы 29 катлы, биеклеге 100 метрга җитә. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров уздырган атналык оператив киңәшмәдә республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.
Искәртәбез, Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырылган федераль программа кысаларында илдә 40 кампус төзелә. Башкортстан конкурс сайлап алуның беренче дулкынында сигез җиңүче арасына керде. Уфа проектын «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты кысаларында берничә этапта тормышка ашыралар.

Беренче чират-IQ-парк-2024 елның февраленнән фәнни-мәгариф һәм инновацион үзәк функцияләрен башкара. Биредә стартап-студия һәм студентлар эшкуарлыгы үзәге эшли. Фәнни-технологик үсешнең төп юнәлешләре – биомедицина һәм генетика, инжиниринг һәм Алдынгы җитештерү технологияләре, цифрлы һәм «яшел» химия, яңа тормыш мохите буенча производствога кертеп тикшеренүләр алып барыла.

- IQ-паркның аермалы үзенчәлеге-мәктәп укучыларын һәм студентларны киләчәк һөнәрләренә өйрәтүнең эксперименталь форматлары. Шулай ук ул иҗтимагый коммуникацияләр һәм агарту проектлары интеграторы ролен дә үти. Аның мәйданчыгында «Белем» җәмгыяте, Рус география җәмгыяте, Русия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм Русия тарихи җәмгыяте эшли, – диде Андрей Назаров.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас