3 апрельдә Башкортстан Башлыгы грантлары фонды яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектларга ярдәм итүгә конкурс старт алды. Гаризалар 4 майга кадәр грантыглавы.рф сайтында кабул ителә. Проектны гамәлгә ашыруга 2 млиллион сумга кадәр финанслау алырга мөмкин.
Конкурста бер ел элек теркәлгән коммерция карамагында булмаган оешмалар катнаша ала. Бер коммерциячел булмаган оешма конкурста катнашу өчен бердән артык гариза бирә алмый. Проектны гамәлгә ашыру срогы 2026 елның 1 августыннан да иртәрәк башланмый һәм 2027 елның 31 июленнән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш. Конкурсның төп таләпләренең берсе - проектның максатчан төркеме 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр булырга тиеш.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча икенче ел грант конкурсында туган төбәген популярлаштыручы социаль проектны гамәлгә ашырырга теләгән республикадан чыккан студентлар өчен аерым юнәлеш бирелде. Биредә Русиянең башка субъектларында теркәлгән коммерция карамагында булмаган оешмалар гариза бирә ала, ә проект җитәкчесе - Башкортстаннан, Русиянең башка төбәгендә югары белем алучы.