+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 апрель , 15:33

Башкортстан волонтерлары махсус бүләккә лаек!

Башкортстанның Яшьләр сәясәте министрлыгында республика Башлыгының "Башкортстан Республикасының мактаулы волонтеры" дигән билгесен алуга гаризалар кабул итә башладылар.

Башкортстан волонтерлары  махсус бүләккә лаек!Башкортстан волонтерлары  махсус бүләккә лаек!
Башкортстан волонтерлары махсус бүләккә лаек!

Республиканың яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров билгеләп үткәнчә, билгене республика территориясендә кимендә бер ел ирекле эшчәнлек алып барган һәм добро.рф порталында верификацияләнгән волонтерлык сәгате булган кешеләр алырга мөмкин.

Документлар 2026 елның 1 июненә кадәр кабул ителәчәк. Аларны түбәндәге адрес буенча тапшырырга була: Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 86нчы йорт, Волонтерлар хәрәкәте бүлеге.

Тапшыру өчен кирәкле документлар исемлеге ведомство сайтында урнаштырылган: [leech=https://molodez.bashkortostan.ru/presscenter/news/805075/]https://molodez.bashkortostan.ru/presscenter/news/805075/[/leech]

Барлык сораулар буенча Башкортстанның добро.рф ресурс үзәге белгече Анастасия Грибковага мөрәҗәгать итәргә була, +7 (937) 321-43-20.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас