Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина водительләренең парковкага кагылышлы кагыйдәләрне ничек үтәвен тикшерәчәк.
Русия Административ хокук бозулар кодексының 12.19 мәддәсе 2нче өлешенә ярашлы, инвалидларның транспорт чараларын тукталу яки кую өчен билгеләнгән урыннарда андый хокуксыз транспорт чараларын кую машина йөртүчегә биш мең сум штраф салуга китерә. Моннан тыш, автомобиль махсус стоянкага алып кителә, бу тагын акча түләүгә китерә.
Дәүләт автоинспекциясе, кагыйдәләрне бозып парковкаланган транспорт чаралары юлда авария хәлен тудыра, дип искә төшерә. Автомобильләрне урап узып, җәяүлеләр еш кына машина юлына чыгарга мәҗбүр була, бу аларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен хәвефсез түгел. Моннан тыш, тиешсез урыннарда тукталган автомобильләр башка транспорт чараларына комачаулык, юлда тоткарлыклар тудыра.