

Күмертауда 13 яшьлек Виктория Прокофьеваны эзлиләр, дип хәбәр итә «ARTUS» эзләү-коткару отряды. Бу хакта "Комсомольская правда" басмасы яза.
Кичә, 7 апрельдә, кыз билгесез юнәлештә өйдән чыгып киткән һәм әлегә кадәр әйләнеп кайтмаган. Аның буе 165-170 сантиметр, уртача гәүдәле, озын коңгырт чәчле һәм яшкелт-зәңгәр күзле. Югалган вакытта ак футболка, кара чалбар һәм соры кроссовкалар кигән булган.
Кызның кайда булуы турында сезгә берәр нәрсә билгеле булса, мәгълүматны 8-937-49-05-100, 102 яки 112 телефоннары аша хәбәр итүне сорыйлар.
Фото: Башинформ