+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
10 апрель , 05:44

Алты илнең яшь галимнәре Уфага Евразия яшьләр форумына җыелды

Евразия НОЦ вузара кампусы резиденты булган М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында "Мәгариф. Фән. Карьера" Евразия яшьләр форумы старт алды.

Алты илнең яшь галимнәре Уфага Евразия яшьләр форумына җыелдыАлты илнең яшь галимнәре Уфага Евразия яшьләр форумына җыелды
Алты илнең яшь галимнәре Уфага Евразия яшьләр форумына җыелды

Быел ул егерменче тапкыр уза һәм Русиянең төрле төбәкләреннән, Кыргызстаннан, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Беларусьтан, Кытайдан фән белән кызыксынучы 800гә якын укытучыны, яшь галимнәрне һәм студентларны берләштерә. Форум Русиядә фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында уза.

Форумның максаты - заманча фән һәм педагогик белем бирү проблемалары белән актив кызыксынган талантлы һәм сәләтле студентларга, магистрантларга һәм яшь галимнәргә ярдәм итү, яшь галимнәрнең педагогик эшчәнлек өлкәсендәге роле турында фикер алышу, фәнни идеяләр алмашу чикләрен киңәйтү, Русиянең әйдәп баручы педагогик югары уку йортлары һәм фәнни оешмалары белән хезмәттәшлекне ныгыту.

Русия фәнендә педагогик югары уку йортларының әһәмиятле ролен элегрәк Русия мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткән иде:

- Бүген фән - прогрессның төп этәргеч көче. Без Русия тикшеренүчеләренең Глобаль бурычларны хәл итүдә ышанычлы тон бирүләре, бөтен кешелек өчен яңа офыклар ачучы алга китешләр ясаулары белән горурланабыз. Илнең педагогик югары уку йортлары куәтле фәнни үзәкләр булып тора. Аларның диварларында, илебезнең иң бай традицияләренә таянып, заманча белем бирү методикалары туа һәм кертелә, җитди дисциплинаара тикшеренүләр алып барыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас