

10 апрельдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Рима Баталованың «Милләт яшьлеге» XII иҗтимагый премиясен тапшыру тантанасында мәртәбәле кунаклар белән очрашты. Аны мөмкинлекләре чикле спортчыларга, тренерларга һәм иганәчеләргә тапшыралар, алар Паралимпия спортын үстерүгә һәм инвалидларны социаль адаптацияләүгә өлеш кертәләр.
Очрашуда Дәүләт думасы Рәисе урынбасары, Русия Өстәл теннисы федерациясе президенты Александр Бабаков, Русия Спорт көрәше федерациясенең беренче вице-президенты Георгий Брюсов, Дәүләт думасы депутатлары Николай Валуев һәм Сергей Неверов, озынлыкка сикерү буенча Олимпия чемпионы Татьяна Лебедева, Русия Федерациясе сенаторы, шахмат буенча дөнья чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры Сергей Карякин, Олимпия чемпионы, спорт көрәше буенча Русиянең атказанган спорт мастеры Хаҗимурад Магомедов, Бөтенрусия Җиңел атлетика федерациясенең башкаручы директоры Борис Ярышевский һәм башка танылган физкультура һәм спорт эшлеклеләре.
Исегезгә төшерәбез, «Милләт яшьлеге» иҗтимагый премиясе 2014 елда гамәлгә куелган. Ел саен аны «Елның алгарышы», «Чикләрсез спорт», «Паралимпия спортының өмете», «Җиңү сере», «Чемпионны тәрбияләү», «Йөрәк чакыруы буенча», «Ачык караш» номинацияләрендә тапшыралар. Бүләкнең инициаторы - Русия Дәүләт думасы депутаты, 13 тапкыр Паралимпия чемпионы Рима Баталова. Лауреатларны бүләкләү тантанасы 10 апрельдә «Башкортостан» дәүләт концертлар залында узачак.
Радий Хәбиров үзенең сәламләвендә ассызыклаганча, Башкортстан илкүләм спорт премиясе йомгаклары буенча Русиянең иң яхшы спорт төбәге дип танылды.
– Без Русия Федерациясенең әлеге премиягә ике тапкыр лаек булган беренче субъекты булдык, - диде республика Башлыгы. - Спорт инфраструктурасын үстерүгә зур көч куябыз. Билгеләп үтәм, безгә җиңел атлетика манежы җитми. Федерация безне якласа, бик рәхмәтле булачакбыз. Бу объект безнең өчен бик мөһим. Проект әзер, экспертиза үткәрелгән. Без аны төзербез, дип өметләнәбез.