

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген республикада яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Көндез һава температурасы +5, +10 градус булуы көтелә.
Шимбә көнне, 11 апрельдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көнбатыштан, көнчыгышка күчеп, уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә -2, +3, көндез +7,+12, көньякта +17 градуска кадәр җитәчәк.
Якшәмбе, 12 апрельдә, урыны белән республикада кабат кыска вакытлы яңгырлар явачак. Һава температурасы төнлә 0, +5, көндез +13, +18 градус булуы көтелә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.