+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 апрель , 07:45

"Балалар заманча учреждениеләрдә укырга тиеш"

Кичә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров VIII "Взлетай!" мәгариф форумында катнашты.

"Балалар заманча учреждениеләрдә укырга тиеш""Балалар заманча учреждениеләрдә укырга тиеш"
"Балалар заманча учреждениеләрдә укырга тиеш"

Төбәк җитәкчесе пленар утырышта чыгыш ясады, шулай ук педагогик хезмәткәрләргә республика дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, «Взлетай!" Башкортстан Башлыгы башлангычы белән төбәк башкаласында 2019 елдан бирле уза. Ул мәгариф системасын үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен билгели һәм ел саен үз мәйданчыгына республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципалитетлары, иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләрен, шулай ук укытучыларны, мәктәп психологларын һәм тәрбия буенча киңәшчеләрне җыя. Быел форумда 600дән артык кеше катнашты.

Башкортстан Башлыгы пленар утырыштагы чыгышында тармак үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Сыйфатлы белем бирүнең мөһим өлеше - заманча инфраструктура булдыру. Сүз уку йортларын төзү һәм ремонтлау, шулай ук аларны заманча җиһазлар белән тулыландыру турында бара.

- Безнең балалар заманча учреждениеләрдә укырга тиеш. Быел гына да без дүрт яңа мәктәп ачтык һәм тагын бишесен ачарга планлаштырабыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Моннан тыш, уку йортларын сыйфатлы итеп үзгәртеп кору капиталь ремонт ясарга мөмкинлек бирә, без бу эш белән дә актив шөгыльләнәбез. Балалар бакчаларын, мәктәпләрне, колледжларны тәртипкә китерәбез, - диде ул.

Фото: glavarb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас