+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 апрель , 07:42

БПЛА операторлары арасында ярыш үтте

Ярышларда Уфа, Ишембай һәм Зилаер районнарыннан командалар катнашты.

БПЛА операторлары арасында ярыш үттеБПЛА операторлары арасында ярыш үтте
БПЛА операторлары арасында ярыш үтте

10 апрельдә Зилаер районында пилотсыз очу аппаратларының яшь операторлары арасында ачык ярышлар узды. Чара районның идарә командасы башлангычы белән Уфа Телекоммуникацияләр, радиоэлектроника һәм хәвефсезлек колледжының БПЛА эксплуатациясе буенча белгечләрне практик әзерләү үзәге ярдәме белән оештырылды.
 
Юлдыбай аграр колледжы директоры Илшат Әминев ярышларны ачу тантанасында билгеләп үткәнчә, Башкортстан Башлыгы кушуы буенча төбәкнең урта һөнәри белем бирү учреждениеләре уку программаларына БПЛА операторларын әзерләү кебек кирәкле юнәлешне кертү өстендә актив эшлиләр. Әлеге профильдәге белгечләр бүген илнең Кораллы Көчләрендә генә түгел, ә эшчәнлекнең башка бик күп өлкәләрендә, шул исәптән авыл хуҗалыгында да кирәк.
 
Катнашучы командалар кече габаритлы БПЛА белән идарә итү күнекмәләрен күрсәтте. Ярышларның лидеры Уфа колледжы студентлары булды. Ярышлар йомгаклары буенча өченче урынны Ишембай шәһәренең Яшь техниклар иҗат йорты командасыннан Инсаф Гобәйдуллин алды. Икенче нәтиҗәне Уфа колледжыннан Никита Степанов күрсәтте, ә пьедесталның беренче баскычын аның командадашы Александр Кравченко алды.
 
Чарада катнашучыларга, шулай ук, аграр секторда бурычлар комплексын үтәүче пилотсыз аппаратны күрсәттеләр. Агродронны бирегә «БАШ-ФУНГИЦИД» җәмгыяте вәкилләре алып килде, алар бу аппаратның басуларга чүп үләннәреннән һәм корткычлардан агу сиптерү мөмкинлекләрен күрсәтте.

Евгений Гордов фотосы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас