1961 елның 12 апреле иртәсендә биш яшьлек Румия колхоз басуында картәнисенә бәрәңге утыртырга ярдәмләшеп йөргән була. Бала бит, вакыт-вакыт як-ягына, аяз күктә төрле кыяфәткә кереп йөзүче искиткеч матур болытларга карап-карап та алмаса, сабый буламыни ул! Әнә шундый мизгелләрнең берсендә ул күктә әллә нинди сихри ялтыравыклар белән балкучы ике шар күреп ала. Болар планета тарихында беренче тапкыр җиһанга очкан беренче космонавтның парашюты һәм аның яңа гына янып беткән космик корабы калдыкларының газиз Җиребезгә төшеп баруы мизгелләре була.
Боларны күргән Румия картәнисенең игътибарын әлеге шарларга никадәр генә юнәлтергә тырышмасын, әбекәйнең исе дә китми, сүзе бер була: “Юк-бар белән булашма, әнә, эшеңне кара, бәрәңгеңне утырт!” Шулай да берничә минуттан алар бик сәер костюмда үзләре янына якынлашучы кешене күреп кала. “Әстәгъфирулла тәүбә! Ахырзаман кешеседер бу!” – дип, карчык шундук догаларын укырга керешә, ә Румия “чит планета кешесе” каршысына йөгерә. Бу хәлләр Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәреннән ерак түгел урнашкан Смеловка авылы тирәсендә була.
Алдан исәпләүләр буенча, “Восток-1” җиһан корабының капсуласы һәм аның пассажиры Сталинград тирәсендә төшәргә тиеш була. Ләкин, андый вакытта гадәттәгечә булганча, бу хәл берничә йөз километр төньяктарак була. Нәтиҗәдә, олы вакыйга булган очыштан соң Гагаринны хәрбиләр һәм журналистлар түгел, ә урындагы урманчының хатыны Анихәят һәм оныгы Румия каршы алалар. Югарыда телгә алынганча, алар бу вакытта колхоз басуында бәрәңге утырткан була.
Иң беренче булып бу хәлне кечкенә Румия күреп ала: “Картәни кара әле, күктә ниндидер ике кызыл шар очып килә!” – дип кычкыра. Аларның авылында бу вакытта телефон да, радио да булмый, телевизор турында сөйләп тә торасы юк, җиһанга беренче кеше очу турында беркем дә белми, бөтен яңалыклар бирегә берничә ай үткәннән соң гына килеп ирешә. Шуның өчен кырыс картәнисе сабый бала әйткән сүзләргә үзалдына сөйләнеп кенә куя да оныгына эш белән мәшгуль булырга куша.
Ләкин берникадәр вакыттан соң алар башларын күтәреп караса, әкияттән килеп чыккан кебек тоелган могҗиза – кызыл-сары киемдәге сәер затны күреп ала. Анихәят карчыкның коты оча һәм ул, оныгын җитәкләп, моннан тизрәк качу ягын карый. Ләкин теге зат боларга эндәшә: “Әбекәй, туктагыз, мин – үзебезнеке, совет кешесе! Курыкмагыз, мин космостан очып төштем!” Кешечә тавыш ишеткәннән соң гына алар туктый, аннары Гагаринның шлемын салдырырга ярдәмләшә.
Юрий Алексеевич кечкенә Румиядан аның исемен сорый, ләкин скафандр аша дөрес ишетми, шуңа ул аңа “Рита” дип дәшә башлый. Һәм, әйтергә кирәк, шуннан соң бу исем аңа гомерлеккә ябышып кала. Өстәвенә, Румия үзе дә аңа нәкъ беренче космонавт әйткәнчә дәшүләрен ярата башлый.
Аннары әбекәй белән оныгы Гагаринга ипи белән сөт тәкъдим итәләр. Бергәләп капкалаганнан соң, капсуладагы “төймәләрне баскалап” алалар, соңыннан телефон аша хәрбиләрне чакырталар. Озак та үтмәстән басуга майор Әхмәт Гассиев җитәкчелегендәге хәрбиләр белән бергә авылдашлар да килеп җитә, ә колхозчыларның берсе җиһанда иң беренче булып кайткан кешегә үзенең “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен” медален бүләк итә.
Әлеге вакыйгалардан соң Гагаринны хәрбиләр алып китә һәм Румия аны башкача бер тапкыр да күрми. Ләкин беренче космонавт аның картәнисенә хатлар язып тора, 1968 елда булачак икенче очыштан соң авылга кунакка килергә дә вәгъдә итә. Әмма, белүебезчә, бу очыш булмый кала, космонавт һәлак була. Шул ук елда Анихәят Тахтарова да бакыйлыкка күчә...
Рита-Румия белән Гагаринның якыннары бик озак еллар буена хәбәрләшеп, хатлашып тора, рәссамлык сәләте дә киң билгеле булган космонавт Владимир Җанибәков, әлеге вакыйга мотивлары белән илһамланып китеп, “Йолдызлы күк” дип аталган картинасын яза. Аннан тыш та космоста булып кайткан бик күпләр Румия белән теләп аралаша, очраша, аларның иң билгелеләреннән Алексей Леоновны телгә алып үтәргә мөмкин.
Ул чагында биш кенә яшьлек булган Румияның язмышы бәхетле булып чыга, ул кияүгә чыга, ире белән бер кыз бала үстерәләр, хәзер инде ике оныгы үсеп җиткән. Болардан тыш, берничә ел элек ул мәрхүмә булган туганының (племяшкасының) алты (!) баласын тәрбиягә ала. Пенсиягә чыгар алдыннан кафеда официантка булып эшли.
Хәзер Әстерхан өлкәсенең Харабали шәһәрчегендәге өендә, аның тормышына шатлык өстәп, дистәдән артык кеше яши. Болардан тыш, гаиләләрендә кабул ителгән гадәт буенча, бәрәңгене алар ел саен нәкъ 12 апрельдә утырта...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).