+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Яңалыклар
13 Апреля , 16:06

Участокны бушлай онлайн алырга мөмкин булачак

Документ профильле ведомстволар һәм экспертлар катнашлыгында төрле яклап фикер алышу узды.

Участокны  бушлай онлайн алырга мөмкин булачакУчастокны  бушлай онлайн алырга мөмкин булачак
Участокны бушлай онлайн алырга мөмкин булачак

Башкортстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә "Пространство мәгълүматлары дәүләт системасы" бердәм санлы платформасыннан (ФГИС НП НСПД) файдалануны тәэмин итү буенча чаралар планы расланды.

– Чаралар планы НСПДны республиканың дәүләт хакимияте һәм урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенә интеграцияләү буенча конкрет оештыру-техник чараларны билгели. Документ профильле ведомстволар һәм экспертлар катнашлыгында төрле яклап фикер алышу узды, ведомствоара хезмәттәшлекнең һәм технологик ярашуның төп аспектлары исәпкә алынды. Әлеге алым пространство мәгълүматлары өлкәсендәге хезмәтләрне бердәм санлы платформага системалы күчерүне тәэмин итәргә һәм аларны күрсәтү сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас