

Архангель авылының Чернышевский урамында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан Уфада яшәүче 31 яшьлек хатын идарә иткән «Деу Нексия» автомашинасы туктатылган.
Документларны тикшергәндә автоинспекторлар күрсәтелгән машина йөртү таныклыгының ялган булуын ачыклаган. Урынга тикшерү-оператив төркем чакырылган.
Хатын-кызга карата административ протоколлар төзелгән. Ялган документның каян алынганлыгын тәртип бозучы әйтмәгән, аны ясау факты буенча тикшерү үткәрелә.
Башкортстан дәүләт автоинспекциясе искәртә: ялган таныклык куллану административ кына түгел, җинаять җаваплылыгына да китерә. Документларның чынлыгын тикшерү хезмәткәрләр тарафыннан даими үткәрелә.
Фото: "Башинформ"