

Гаризалар 30 апрельгә кадәр wyffest.com рәсми сайтта кабул ителә. 1-31 майда өстәмә теркәлү этабы ачылачак.
Фестиваль 190 илдән 10 мең яшь лидерны җыячак дип көтелә. Алар өчен 50гә якын белем бирү форматы әзерләнгән: лекцияләр, дискуссияләр, Русия һәм башка илләр экспертлары белән очрашулар. Шулай ук танылган спортчылардан күнекмәләр һәм осталык дәресләре белән спорт программасы да планлаштырылган.
Фестивальнең төп өлешеннән соң катнашучыларны Президент Владимир Путин игълан иткән "Русия халыклары бердәмлеге елы"на багышланган 30 юнәлеш буенча төбәк программасы көтә. Вице-премьер Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә 175 илдән 60 меңнән артык гариза килгән. Килергә теләүчеләр арасында - IT һәм фәннән алып, спорт һәм дәүләт идарәсенә кадәр төрле өлкәләрдәге яшь белгечләр һәм җәмәгать эшлеклеләре.
Фото: mgazeta.com