+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Яңалыклар
16 Апреля , 16:35

Акция “Ласточка" поездында узачак

Башкорт теле буенча халыкара диктант уку аудиторияләре чикләреннән чыгып китәчәк.

Акция “Ласточка" поездында узачакАкция “Ласточка" поездында узачак
Акция “Ласточка" поездында узачак
Акциянең иң креатив мәйданчыкларының берсе Уфа – Раевка арасындагы «Ласточка» шәһәр яны экспрессы булачак. Пассажирлар үзләренең грамоталылыгын поездның төп вагонында барганда ук тикшерә алачак, башлана 13:40 сәгатьтә. Чараның дикторы «Бүреләр» төркеме солисты Илшат Абдуллин булачак.
Катнашучылар өчен башкорт телен башлап өйрәнүчеләр дәрәҗәсендәге текст әзерләнгән, шуңа күрә акциягә телне өйрәнә генә башлаучылар да кушыла алачак. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый формат мәдәниятне һәм телне өйрәнүне һәр сәяхәтче өчен аңлаешлы һәм мавыктыргыч итә.

 
Фото: "Молодежная газета"

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас