

Инспекторлар техника белән идарә итүченең исерек хәлдә түгелме икәнлеген, правасы һәм тиешле документлары булу-булмавын тикшерә. Техник яктан төзек булмаган, тиешенчә теркәлмәгән, закон таләпләренә туры килмәгән транспорт махсус стоянкага җибәрелә.
Кичә Әлшәй районының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан Трунтаиш авылында яшәүче, исерек хәлдә квадроцикл белән идарә итүче 22 яшьлек егет тоткарланган. Яшь кешенең транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмавы да ачыкланган.
Хокук бозучыга карата Русия Административ хокук бозулар кодексының 12.8 мәддәсенең 3нче өлеше буенча административ протокол төзелгән. Квадроцикл тоткарланган һәм махсус стоянкага урнаштырылган.
Онытмагыз, мотоцикл һәм скутер йөртүчеләрне 31 октябрьгә кадәр тикшерәчәкләр.
Фото: "БашНьюс"