+6 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Яңалыклар
17 Апреля , 12:51

Юлчыларга уңайлы һәм хәвефсез булсын!

Башкортстанда быел 7,5 км озынлыктагы Толбазы – Красноусол юлы ремонтланачак.

Юлчыларга уңайлы һәм хәвефсез булсын!Юлчыларга уңайлы һәм хәвефсез булсын!
Юлчыларга уңайлы һәм хәвефсез булсын!

Гафури районында 2026 елда «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында 7,5 км озынлыктагы Толбазы – Красноусол юлы ремонтланачак. Эшләрне Красноусол авылы янындагы участокта башкарачаклар. Подряд оешмасы ресайклинг технологиясе буенча юл нигезен ныгытырга планлаштыра. Юл төзүчеләр һава шартлары уңай булганда эшкә керешәчәк.

- Толбазы - Красноусол юлын ремонтлау Гафури һәм Авыргазы районнарында яшәүчеләр өчен хәвефсез юл тәэмин итәчәк. Шулай ук популяр туристик юнәлеш: биредә шул ук исемдәге бальнеологик шифаханә, Богородица-Табын хатын-кызлар монастыре, шулай ук Башкортстаннан читтә дә билгеле изге чишмәләр урнашкан, - дип сөйләде Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Толбазы – Красноусол юлын ремонтлауны ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Фото:"Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас