+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 апрель , 09:31

Майда ничек ял итәчәкбез?

Бу хәлгә эксперт ачыклык кертте.

Майда ничек ял итәчәкбез?Майда ничек ял итәчәкбез?
Майда ничек ял итәчәкбез?
Дәүләт хезмәт инспекциясенең кайнар линиясенә алда торган май бәйрәмнәре белән бәйле сораулар килә башлаган. Яллар быел гадәттәгедән кыскарак. Алты көнлек эш атнасы булганнар ничек ял итә? Ял ничә көнгә озайтыла? Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Оксана Ванскова аңлата.

- Быел Яз һәм хезмәт бәйрәме җомгага туры килде. Шул рәвешле, атнага биш көн эшләүчеләр 1, 2 һәм 3 майда ял итә, кемдә алты эш көне - 1 һәм 3 майда. 30 апрельдә эш вакыты бер сәгатькә кыскара.

Еллык төп яисә өстәмә түләүле отпуск бирелгәндә календарь ял көннәре санына 1 май гына кертелми, ягъни ял бер көнгә озайтыла, - дип белдерде ул.

Фото: nuriman.pro
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас