Үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте 18 апрель кичендә Краснокама районында Дүртөйле-Нефтекама трассасында булган.
ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, "Toyota Corolla" автомобиле урман ягыннан машина юлына кинәт килеп чыккан поши белән бәрелешкән. Бәрелү җитди булып чыккан.
Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машина пассажиры, 1983 елгы хатын-кыз, ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче үк урында үлгән. Авариянең барлык сәбәпләре ачыклана.
Фото: ЮХХДИ