

Якын көннәрдә Башкортстанда һава торышы нинди булачагы билгеле булды. Бүген, 21 апрельдә, республикада кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Көндез һава температурасы +8, +13кә кадәр күтәреләчәк.
Чәршәмбе, 22 апрельдә, төбәкнең төньягында бераз яңгыр явуы ихтимал, ә төнлә урыны белән кар явуы көтелә. Калган территориядә явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы -4, + 1 градуска кадәр төшәчәк, көндез +5, + 10га кадәр күтәреләчәк.
Пәнҗешәмбе көнне, 23 апрельдә, төнлә урыны белән карлы яңгыр явуы көтелә. Төнлә һава температурасы 0, -5, көндез +8, +13 градус булачак.
Фото: ufa.kp.ru