

Бүген республика территориясе аша 795 километр федераль трасса уза, шул исәптән М-12 «Восток», М-5 «Урал», М-7 «Волга» һәм Р-240 Уфа – Ырынбур юллары. Алар хәзер «Урал» федераль юллар идарәсе карамагына күчерелә.
Очрашуда юл эшләре программасы каралды. Аерым алганда, Стәрлетамакны урап узу юлын төзү, Р-240 трассасының Уфа – Стәрлетамак участогында яктыртуны яңарту, шулай ук әлеге юлны реконструкцияләүне 2028 елга кадәр тәмамлау планнары тикшерелде.
— Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча күп бурычлар тора. Республика уртак эшнең нәтиҗәле булуына ярдәм итәчәк, — диде Радий Хәбиров.
Яклар, шулай ук, 2026-28 елларга юлларны ремонтлау программасын өстәмә финанслау мөмкинлекләрен дә карады.
Фото: glavarb.ru